Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Район үзәге мәчетендә ифтар ашы узды

Ураза ае дәвамында район үзәгендә һәм авыл җирлекләрендә ифтар ашлары үткәрелә.

Кичә Югары Осланда урнашкан "Сәлихҗан" мәчетендә ифтар мәҗелесе узды.
Әлеге мәҗлесне "Ак калфак" татар хатын-кызлары район иҗтимагый оешмасы вәкилләре белән мәчеттә укучы ханымнар оештырды. Барлыгы ифтарга 80 гә якын кардәшләребез җыелган иде.

Ифтар ашы башланыр алдыннан районыбыз имам – мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин Рамазан ае хакында  вәгазь сөйләде һәм оештыручыларга рәхмәт сүзләрен җиткерде. Чара Коръән аятләрен уку белән дәвам итте.

Ифтар ашы тәмамланганнан соң күпләр күмәк таравих намазына калды.

Шунысы сөенечле, “Сәлихҗан” мәчетенә йөрүче өлкән яшьтәгеләр арасында иман юлына баскан яшьләр  дә бар иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Ифтар Рамазан мечеть "Салихжан"