Югары Ослан мөхтәсибәтенең "Салихҗан" мәчетендә татар телен өйрәнүче балалар белән күркәм дини чаралар үтте.
Әлеге чара балаларга кыска гына вәгазь - нәсыйхәт, тарихи вакыйгалар белән бәйле изге Болгар җирлеге турында презентация - Болгар халкының тормышы, яшәү рәвеше , аларның Ислам динен кабул итүләре турында иде. Балалар арасында Корән сүрәләрен уку бәйгесе һәм “ Мин изге Болгар турында нәрсә беләм” темага викторина уздырылды, һәр җиңүчегә һәм катнашучы балаларга мөхтәсибәт тарафыннан төрле бүләкләр тапшырылды. Чаралар күмәк өйлә намазын укып, тәмле чәйләр белән тамамланды.
Нет комментариев