Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Район имам мөхтәсибе Гали Җиһаншинның Корбан бәйрәме белән котлавы

Хөрмәтле мөселман кардәшләр! Югары Ослан мөхтәсибәте исеменнән сезне Корбан гаете белән ихлас тәбрик итәм!

Шушы олуг бәйрәм уңаеннан барлык мөселманнарга да иң изге теләкләремне җиткереп, саулык-сәламәтлек, иминлек,  бәракәт, нык иман – ак бәхет-сәгадәтләр телим!
Аллаһы Тәгалә безне иксез-чиксез нигъмәтләре белән уратып алган. Шушы биргән нигъмәтләре өчен без барыбыз да Раббыбызга шөкер итәргә тиеш. Корбан чалу да – Аллаһыга шөкер итүнең бер күркәм мисалыдыр. Әлеге хикмәт вә бәрәкәт белән сугарылган изге гамәл кылуны  Аллаһы Тәгалә Коръән-Кәримдә искә ала һәм мөэмин-мөселманнарга: “Раббың ризалыгы  өчен намаз укы һәм корбан чал”, – дип боера (“Кәүсәр” сүрәсе, 2 нче аять). “Хаҗ” сүрәсенең 34 нче аятендә исә Аллаһы Тәгалә әйтә: “Без һәр өммәткә корбан чалуны тәртип иттек, корбан чалганда Аллаһ исемен телгә алсыннар,  дип. Сезнең Раббыгыз  Ул – бердәнбер Аллаһ”.
Безнең бөтен тормышыбыз, бәхетебез, язмышыбыз Аллаһ Сүбехәнә вә Тәгалә карамагында. Шуңа да без Аңа якынаерга тырышып, Раббыбыздан үзебезгә карата рәхим-шәфкатьле, юмарт вә гадәләтле булуын сорыйбыз. “Корбан” сүзе  исә гарәп теленнән “якынаю” дип тәрҗемә ителә. Димәк, корбан чалган һәр кеше, Аллаһка якынаеп, Аның ризалыгын ала, Ул вәгъдә иткән гүзәл Җәннәтне өмет итә...
Мөселманнар көтеп алган олуг Корбан гаете ул – Хаҗ гамәле тәмамлана торган көн дә. Соңгы ике елда билгеле чирнең дөньякүләм таралуы сәбәпле, күп кенә мөселманнар  олы Хаҗ гамәлләрен башкара алмады. Бу  ел әлеге гамәл билгеле бер чикләүләр белән булса да башкарыла. Безнең райондашларыбыз да Хаҗ гамәлен башкару бәхетенә ия булды. Раббыбыз Аллаһы Тәгалә Хаҗ кылучыларның кылган гыйбадәтләрен, зикер-догаларын кабуллардан кылсын һәм киләсе елда безнең ватандашларыбызга чикләүләрсез әлеге олы гамәлне башкару өчен юллар ачылсын дигән бердәм изге теләк белдерәбез...
Олы гает көнендә бәйрәм намазларын укып, корбаннар чалыйк, мохтаҗларны сөендерик,  шатлык - куаныч хисләребезне тирә юньдәгеләр белән уртаклашыйк! Күңелләребездә булган барлык изге ниятләребезгә ирешергә язсын, бу дөньяда һәм ахирәт тормышында да бәхетле булырга насыйп әйләсен. Корбан бәйрәме мөбарәк булсын!
Ихтирам вә изге догалар белән:
Югары Ослан районы имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: поздравление Курбан байрам имам мечети