Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Равилә Зәйдуллина: “Булганына шөкер итеп яшим”

Яшь наратлар көен җырлап үттем көмеш кыңгыраулы пар атта...

25 ел буена зур сәхнәләрдә шушы җырны башкарып халык мәхәббәтен яулады ул.

Әййе, Равилә Зәйдуллина башкаруында барлык озын җырлар да йөрәккә бик якын. Гомере буе шул озын җырларны җырлап гомер итүче яраткан хатын, хөрмәтле әни һәм дәү әни – ул минем героиням.

1953 елның 22 мартында Татар Мәмәтхуҗасы авылында 6 балалы гаиләдә 4нче бала булып дөньяга килә. Кечкенәдән эшкә бик уңган, булган булып үсә ул. Әти –әниләр көне буе эштә, өйдәге барлык эшләр балалар кулында була.

Бик матур бу сөйкемле кызга шул авыл егете Сәлимҗанның күзе төшә. Сәлиме дә бик матур була шул аның. Казанда эчке эшләр бүлегендә эшли. Милиция формасындагы бу төз егеткә Равиләнең дә күзе төшә. 1976 елда өйләнешеп,тормыш корып җибәрәләр. Сәлим Югары Осланның эчке эшләр бүлегенә кайтып эшли башлый. Бер-бер артлы ике малайлары туа Раил белән Рамил. Алар да яшьтән эшкә өйрәнеп үсәләр. Равилә Югары Осланга килеп урнашуга балалар бакчасына эшкә керә. 30 елдан артык эшләп меңләгән бала аның кулыннан уза. Хәзерге вакытта улбалалар үзләре әни булсалар да, урамда Равилә апаларын күрсәләр, әллә каян аңа “апа” дип кычкыралар. Лаеклы ялга чыккач та, гимназиягә урнаша.  Анда тагын балалар янында 10 еллап эшли.

Олы уллары Раил Казанда үз гаиләсе белән яши. Кечкенәсе Рамил үзләре белән, әти-әнисенең таянычы ул. Бүгенге көндә аларның ике оныклары бар. Азалия исемле оныклары 7 яшькә кадәр дәү әнисе белән дәү әтисендә тәрбияләнде. Равилә әнисен дә үзе карады. Кыш айларында авылдан үзләренә алып киләләр иде. 99 яшенә җитеп гүр иясе булды әнисе. Хәзер авылда төп йортта ел саен әти – әнисе рухына багышлап Коръән укыталар.

Булганына шөкер итеп яшәде һәм яши Равилә гомер буе.

Әле ул күп еллар зур сәхнәләргә чыгып “Шәмдәлләр”не, “Рамай”ны, “Яшь наратлар”ны башкарып халыкны шатландырды һәм шатландырачак дип ышанып калабыз.

 

Илсөяр Мөхетдинова

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Люди моего села