Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Рамазан балкышы

Югары Ослан мәдәният йортында изге Рамазан ае тәмамланып Ураза гаетенә багышланган Рамазан балкышы дип аталган концерт оештырылды.

Чараны әзерләүче, оештыручы, башлап йөрүче Фидания Нурисламова җитәкчелегендәге “Хәзинә” фольклор төркеме.

Фойеда кунакларны татар өен күрсәтүче фотозона каршы алды. Мөселман киемнәре дизайнеры Альбина Фазлыевадан төрле күлмәкләр, изүләр, бизәнү әйберләре сату да оештырылган иде. Алга китеп шуны әйтергә кирәк, авылыбызның чибәр кызлары ул киемнәрне сәхнәдән дә күрсәттеләр. Шулай ук авылыбызның тыйнак, ягымлы апасы Мәүлия Әкбирова үзенең чиккән кул эшләрен-сөлгеләр, кульяулыклар, мендәр тышлары, мозаикалар тәкъдим итте. Ә дизайнер, мәдәният фәннәре кандидаты Мәдинә Мәхмүтова эсклюзив курчаклары, татар яулыклары белән тамашачыларның ихтибарын яулады.

Югары Ослан районы имам-мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин тамашачыларны үткән Ураза гаете белән котлап, үтемле вәгазь сөйләде, ислам диненең кануннары белән таныштырды.

Бәйрәмнең дәрәҗәле кунагы – мөгаллимә, мөнәҗәтче, Татарстанның халык артисты  Зөһрә Сәхәбиева бәйрәм белән котлап, “Җидегән чишмә” җырын һәм мөнәҗәт башкарды, ире – легендар җырчы Хәйдәр Бигичев турында китабын бүләк итте.  Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан бүлеге җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина, районның Ак калфак оешмасы җитәкчесе Әлфия Минһаҗева белән берлектә Зөһрә Сәхәбиевага рәхмәт һәм хөрмәт йөзеннән истәлек бүләге тапшырдылар.

Чарада күп еллар “Иделкәй” халык төркемендә тормыш иптәше Фатыйх абый белән бергә чыгыш ясаган Роза апа Хикматуллина да бар иде. Аның исемен “Югары Ослан районының күренекле татар хатын-кызлары” китабына керттеләр, бүләкләделәр.

Тамаша “Хәзинә” фольклор төркеменең моңлы җырлары, биюләре, мәгънәле сәхнәләштерелгән куелышлары, мөнәҗәтләре белән үрелеп барды. Шулай ук “Мирас” ансамбле, “Носики-курносики”, “Саф” төркеме, Камил Тимербаев, Алия Хәлилова, Ләйлә Кадырова чыгышларын тамашачылар җылы кабул итте.

“Хәзинә” фольклор төркеме Рәхмәт хатына һәм кыйммәтле бүләккә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев