Районның сөтчелек тармагындагы күрсәткечләре
Агымдагы елның өч аенда барлык төр авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт җитештерү кими бара.
Район буенча тулаем савым 3758 тонна тәшкил итә, ә бу узган елгы күрсәткечтән 60 тоннага түбәнрәк. Түбәндәге хуҗалыкларда сөт җитештерү кимегән: «Красный Восток Агро» АҖ - 221 тонна, "Заря" ҖЧҖ - 55 тонна. Сибгатов Р.Г. КФХ - 25 тонна.
Сөтчелек тармагында иң яхшы күрсәткечләргә «КОРГУЗА» ҖЧҖ ия, анда бу чорда 1369 тонна сөт җитештерелгән, 241 тоннага югарырак. Бер сыердан 2074 кгга кадәр сөт савып алынган - район буенча уртача күрсәткечтән 344 кг га артыграк, хуҗалыкта 253 баш үрчем алынган, бу узган елга караганда 153 башка күбрәк.
Апрель аенда район буенча сөткә бәяләр 50 сумнан 44 сумга кадәр төште.
Шуңа бәйле рәвештә, илебез хөкүмәте сыер һәи кәҗә сөте җитештерүчеләргә ярдәм итәргә карар кылды. Сыерлар саны кимүгә юл куймаган авыл хуҗалыгы оешмалары сатылган сөт өчен Россия Федерациясе бюджетыннан субсидияләр рәвешендә ярдәм алалар.
Шушы ярдәм аркасында сатылган һәм үз эшкәртүенә җибәрелгән сөт өчен субсидия суммасы 4 млн. 543 мең сум тәшкил итте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев