Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Районның авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре сабан культуралары чәчүне төгәлләделәр

Иң яхшы механизаторларны бүләкләү Сабантуй бәйрәмендә узачак.

Районда бөртекле уҗым-8936 га, бөртекле һәм кузаклылар - 10 257 га, техник культуралар-7766 га ,азык үсемлекләре 2396 га чәчелгән. Быел язгы чәчү һава шартлары начар булу сәбәпле озакка сузылды. Күпчелек хуҗалыкларда сыйфатлы техника һәм тәҗрибәле механизаторлар булу чәчү кампаниясен яхшы темпларда алып барырга ярдәм итте. 

Районда беренче булып чәчүне ҖЧҖ «Коргуза» һәм ҖЧҖ «Заря»да төгәлләделәр. Соңгылардан язгы эшләрне АҖ «ВостокЗернопродукт» төгәлләде.

Хәзерге вакытта кырларда көзге бодай һәм сабан культуралары чәчүлекләрен саклау чаралары белән эшкәртү эшләре алып барыла. Һава торышы тотрыклы торса, туфракта дым булачак, яхшы уңышка өметләнергә мөмкин, дип ышаналар кыр хезмәтчәннәре. Кыска гына вакыттан соң, авыл хуҗалыгы оешмалары яшел уракка - терлек азыгы әзерләүгә чыгачак.

Иң яхшы механизаторларны бүләкләү Сабантуй бәйрәмендә узачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев