Районның авыл хуҗалыгы терлекчеләре 2025 елгы уңышлары белән уртаклаша
Районның авыл хуҗалыгы оешмалары 2025 елда терлекчелек эшенә башлангыч йомгаклар ясадылар.
Күрсәткечләр эре мөгезле терлекләр саны артуын күрсәтте. 2026 елның 1 гыйнварына эре мөгезле терлекләр саны 7876 баш тәшкил итә (2025 елга карата 118%), шул ук вакытта авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре савым сыерларының баш санын саклап кала алганнар.
2025 елда төрле категориядәге 141759 центнер сөт һәм 15270 центнер ит җитештерелгән. Авыл хуҗалыгы фермаларында 3008 бозау туган.
Бүгенге көнгә тәүлеклек савым 35,5 тонна тәшкил итә. Болар барысы да фермаларда көндәлек режимда эшләүче терлекчеләребезнең хезмәт нәтиҗәсе, моның өчен без аларга рәхмәтле.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев