Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Районның авыл хуҗалыгы оешмалары язгы кыр эшләренә әзер

Югары Ослан муниципаль районында авыл хуҗалыгы предприятиеләре һәм фермер хуҗалыклары арасында язгы кыр эшләрен уздыруга әзерлек буенча конкурс узды.

Комиссия составында: ФГБУ ЦАС«Татарский» директоры Лукманов А.А., Югары Ослан районы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе башлыгы  Гобәйдуллин Р.Г., бүлек башлыгы - баш дәүләт инженер-инспекторы Д.Р. Сибгатуллин һәм Татарстан Республикасы авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының белгечләре бар иде. 

Комиссия әгъзалары хуҗалыкларның техник базаларын карадылар, хезмәтне саклау һәм янгын куркынычсызлыгы таләпләренең үтәлешен тикшерделәр, җитәкчеләр һәм механизаторлар белән аралаштылар, алдагы язгы кыр эшләренә бәйле мәсьәләләрне тикшерделәр.

Чәчү сезонын башлау вакыты инде килеп җиткән, шуңа күрә аграр предприятиеләр махсус техниканы алдагы эшләрне башкаруга әзерләү өчен җитәрлек вакыт бирәләр. Махсус техниканың техник әзерлеген тикшерү бик мөһим аспект булып тора, чөнки чәчү алдыннан туфракны эшкәртүнең нәтиҗәлелеге аның эшкә сәләтлелегенә бәйле. 

 Шулай итеп, аграрийлар сезонны кыенлыкларсыз ачу мөмкинлегенә исәп тота алалар һәм киләчәктә, узган елга караганда, күбрәк уңыш җыярга мөмкиннәр. Эш барышында авыл хуҗалыгы техникасы тиз искерүгә һәм төрле механизмнар сафыннан чыгуга китерә торган югары йөкләнеш кичерә, тракторларның техник халәте җентекләп тикшереп торуны таләп итә, техниканың төзеклеге - кырда тыныч эшләү өчен мөһим шарт. Механизаторларның, слесарьларның һәм хуҗалыклар белгечләренең тырыш хезмәте нәтиҗәсендә авыл хуҗалыгы техникасы язгы кыр эшләренә тулысынча әзер.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев