Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Районның 18 авыл җирлегендә үзара салым түләү бара

Түләү вакыты - 2023 елның 1 апреленә кадәр.

Февраль уртасына булган мәгълүматларга караганда, җирлекләр счетына бер миллион алты йөз туксан сигез мең сум акча кергән, бу планлаштырылган сумманың 37,8% тәшкил итә.

Килди, Соболевской, Мәйданда яшәүчеләр алдынгы позицияләрне ала, Түбән Ослан һәм Октябрь җирлекләре лидерларга якынлаша.

Введенка бистәсе, Вахит, Карахуҗа, Куралово, Печищи һәм Ямбулат җирлекләре үзара салым акчаларын җыю рейтингын йомгаклыйлар.

Республикадан дүрт тапкыр өстәмә финанслау суммасын алу өчен, үзара салымны мөмкин кадәр тизрәк җыю эшләрен үткәрергә кирәк. Авыл җирлегенә акча күбрәк керә икән,  димәк, 2023 елның җәйге чорына планлаштырылган эшләр дә эшләнәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Самообложение населения