Райондашлар һәм кунаклар игътибарына!
Югары Ослан. Татарча

Райондашлар һәм кунаклар игътибарына!

Сезне Бөек Җиңү көнендә узачак чараларга чакырып калабыз!

9 майда барлык авыл җирлекләрендә тантаналы митинглар узачак.

Югары Осланда бәйрәм чаралары 7:30 сәгатьтә мәдәният һәм ял паркы янында башланачак, анда автоколонна формалашачак.

8:00 дә Геройлар Паркында «Ачык микрофон» эшли башлаячак, анда теләгән һәркем Җиңү көне белән котлап, шигырьләр укый яки җырлар җырлый алачак.

Тантаналы митинг 10:00 сәгатьтә Геройлар Паркында узачак.

18:00 дә барыгызны да «Сугыштан соң кичке алтыда» халык акциясендә катнашырга чакырабыз.

Игътибар итегез, Геройлар Паркына керү тикшерү пункты аша башкарылачак.

Бу мөһим көнне бергә билгеләп үтәргә килегез, көтеп калабыз!


Нет комментариев