Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Районда урып-җыю кампаниясе бара

Авыл хуҗалыгында һәр ел үзенчәлекле, әмма һава шартларына һәм башка кыенлыкларга карамастан, гади сезоннарның беркайчан да булганы юк.

Быелгы май кыраулары, июль эсселеге игенчеләрнең күрсәткечләренә йогынты ясады. Ләкин беркем дә кулларын төшерергә җыенмый, һәр авыл хуҗалыгы оешмасы, эшчесе көченнән килгәнне эшли. Киресенчә, нәкъ менә хәзер урып-җыюда бөтен көчне барлык уңышны соңгы бөртеккә кадәр саклап калуга юнәлдерәләр.

Югары Ослан районында урып-җыю кампаниясенең актив фазасы бара. Район аграрийлары һәр аяз көнне бөртекле культуралар уңышын җыю өчен файдаланалар, эш темпларын арттыралар. Бүгенге көнгә районның авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 17133 га (урып-җыю планыннан 91,8%) суктырылган һәм 47001 тонна ашлык җыелган, уртача уңдырышлылык-27.4 ц/га.

Бу атнада урып-җыюны «Заря» ҖЧҖ, «Белая утка» ҖЧҖ, Жестков А.В. КФХсы төгәлләделәр. Шушы көннәрдә «Август Кама Тамагы» ҖЧҖ бөртеклеләрне җыеп алуны төгәлләргә уйлый.

Бер үк вакытта игенчеләр киләсе ел уңышына нигез салалар – көзге культуралар чәчелә. Чәчү 3390 га мәйданда башкарылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев