Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Районда «Уңыш – 2025» өчен көрәш кызу бара

Районның авыл хуҗалыгы оешмалары быелгы урак башлануга, гадәттәгечә, әзерләнеп килделәр. Техника әзерләнде, минераль ашламалар һәм ягулык-майлау материаллары тупланды, чәчүлекләр вакытында эшкәртелде.

Бүгенге көндә район кырларында бар куәткә бөртекле культуралар җыялар. Штурваллар артында тәҗрибәле механизаторлар да, яшьләр дә бар. Урып-җыю эшләре җайга салынган. Төп бурыч игенне сыйфатлы итеп һәм кыска вакыт эчендә кырлардан җыеп алырга өлгерү.

Район кырларында һәркөнне 21 берәмлек ашлык җыю комбайны эшли. Бүгенгә барысы 1753 гектар суктырылган, бу гомуми планның 17,7% тәшкил итә , 5343 тонна амбарларга озатылган, уртача уңдырышлылык - 30,5 ц/га. Иң югары уңдырышлылык - 36 ц/га «Коргуза» ҖЧҖ , комбайнчылар 543 га һәм 1928 тонна ашлык суктырганнар. «Прокопьева А.И.» КФХ - анда 183 гектарда 622 тонна суктырылган, 34 ц/га. Иң түбән уңдырышлылык - 26 ц/га, «ВостокЗернопродукт» АҖендә, анда 1352 тонна суктырылган.

Бу көннәрдә хуҗалык кырларында бөртеклеләрне җыю белән беррәттән башка эшләр дә алып барыла. Саламны пресслауга һәм аны кырлардан чыгаруга керештеләр. Салам нигездә ферма терлекләренә түшәү өчен кулланылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев