Районда «Татарча диктант» акциясе узды
Югары Ослан районының барлык мәгариф оешмалары «Татарча диктант» бөтендөнья акциясенә кушылды.
Бу - Татарстан Республикасында, Россиядә һәм чит илләрдә яшәүче барлык татарларны берләштерүгә ярдәм итүче акцияләрнең берсе. Елдан-ел катнашучылар саны арта. Акциянең максаты - татар телен өйрәнүгә кызыксынуны арттыру, әдәби телдә дөрес сөйләм һәм дөрес язу күнекмәләрен үстерү; орфографик һәм грамматик хаталарны үз-үзеңә тикшерү; филологларны һәм туган тел укытучыларын популярлаштыру; татар теленә, аның тарихи һәм мәдәни кыйммәтләренә хөрмәт тәрбияләү.
Татар теленнән белем тикшерү акциясендә катнашучыларга Шәриф Камалның «Матур туганда» романыннан өзек тәкъдим ителгән иде. Диктантта укучылар, укытучылар һәм акциядә катнашырга теләк белдергән hәр кеше үз белемен тикшерә алды.
Чара җылы бәйрәм шартларында узды.
Дәүләтшина Г.И. муниципаль координатор
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев