Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Районда “Россия бөркетләре” рәтләре арта

Югары Ослан гимназиясенең башлангыч сыйныф укучылары «Россия бөркетләре» рәтләренә керделәр.

Бәйрәм чарасында балалар “Бөркетләр” кануннары белән таныштылар, шигырьләр укыдылар, ант бирделәр һәм бердәм флешмобта катнаштылар. 

Бүген Н.Ш. Зиннуров исемендәге Югары Ослан гимназиясендә 1-4 нче сыйныф укучылары катнашында тантаналы чара узды. “Россия бөркетләре” Россия балалар һәм яшьләр оешмасы -"Алдынгылар хәрәкәте"нең беренче баскычы булып тора.

 Тантана  Россия Федерациясе һәм Татарстан Республикасы флагларын күтәрү һәм гимннарын башкарудан башланып китте. Чарада кунак буларак "Алдынгылар хәрәкәте"нең җирле бүлекчәсе җитәкчесе Артем Макаров катнашты.

Балалар “Бөркетләр” кануннары белән таныштылар, өлкән иптәшләреннән теләкләр алдылар һәм Ватаныбызны яратырга, тырышып укырга, игелекле эшләр эшләргә һәм дуслыкны бәяләргә вәгъдә иткән антлар бирделәр. Балалар тормышында тантаналы минут килеп җитте – аларга күкрәк тамгалары  тапшырдылар. Традиция буенча һәр сыйныф бөркетләр түгәрәгенә тезелде, һәм өлкәннәр һәр укучыга күкрәк билгеләре беркетеп, бүләкләр тапшырдылар. Хәзер балалар – Россия бөркетләре һәм алар остазлары белән бергә актив, кыю һәм беренчеләр рәтендә булырга әзер.

Чара «Алдынгылар хәрәкәте» бию флешмобы белән тәмамланды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев