Районда рейдлар дәвам итә
«Яшүсмер-2026» операциясенең икенче этабы тәмамланып килә.
Югары Ослан районында «Яшүсмер-2026» комплекслы ведомствоара операциясенең икенче этабы ахырына якынлаша.
«Өмет утравы» комплекслы үзәк белгечләре катнашында профилактикада торган гаиләләргә план буенча чираттагы рейд узды. Бу юлы комиссия игътибары җәйге чорда аерым контроль таләп итүче гаиләләргә юнәлтелде. Мобиль бригада 6 гаиләдә булды, аларда 11 балигъ булмаган бала тәрбияләнә. Рейд географиясе районыбызның 5 торак пунктын колачлады.
Белгечләр балаларның нинди шартларда яшәвен, аларның буш вакытлары ничек оештырылуын, кирәкле ризык һәм кием белән тәэмин ителгәнме-юкмы икәнен тикшерделәр. Ата-аналар белән тәрбияләү өчен җаваплылык, балаларның юлларда һәм сулыкларда үз-үзләрен куркынычсыз тоту, шулай ук балигъ булмаганнарның төнлә олылар озатуыннан башка урамда булуына юл куймау турында профилактик әңгәмәләр үткәрелде.
«Яшүсмер-2026» операциясе өч этаптан тора. Аларның икесе инде үткәрелде диярлек, алда — башкарылган профилактик эшне ныгытачак йомгаклау эшләре булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев