Районда киләсе ел уңышына нигез салалар
Туңга сөрү - киләчәк уңышның нигезе. Календарьда октябрь ахыры, әмма район игенчеләре әле кырларда. Көзен авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәрен кыр эшләренең тулы бер комплексы көтә: орлыкларны агулау, уҗым культуралары чәчү, туңга сөрү һәм башкалар.
Көз көне барлык җирләрне сөрү - туфрак эшкәртү системасында төп алымнарның берсе. Көзге сөрү, беренче чиратта чүп үләннәрен һәм корткычларны бик яхшы юк итә, шулай ук туфракны көпшәкләндерә. Көзге сөрүне соңга калмыйча үткәрергә кирәк: урып-җыюдан соң вакыт үткән саен, корткычлар һәм төрле авырулар армиясе шулкадәр күп булачак. Өстәвенә, тотрыклы салкыннар башлангач, туфрак катылана башлый, аны сөрү кыенлаша, димәк, ягулык та күбрәк китәчәк. Шулай булгач, игенчеләрнең ял итәргә вакытлары юк, аларның эше ел әйләнәсе.
Бүгенге көнгә районның авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 7670 гектар мәйданда туфрак эшкәртелгән. Хезмәтчәннәрне тагын бер-ике атна киеренке хезмәт көннәре көтә. Тик һава торышы гына бозылмасын, ә Югары Осланлылар үзләрен тырыш хезмәттә күрсәтергә әзер.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев