Районда киләсе ел уңышына әзерлек бара
Авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен көз айлары - ул тулы бер кыр эшләре комплексы.
Туңга сөрү - туфрак эшкәртүнең иң мөһим агротехник алымнарының берсе, ул авыл хуҗалыгы культураларыннан югары уңыш алу өчен нигез булып тора. Туңга сөрүне куллану чәчүне иртә башлап, кыска вакыт эчендә башкарып чыгарга мөмкинлек бирә. Көздән сөрелгән туфрак чүп үләннәргә, кайбер авыруларга һәм корткычларга каршы көрәшне җиңеләйтә. Шуңа күрә механизаторлар комбайннар артыннан тракторларны басуга чыгардылар.
Бүгенге көнгә Югары Ослан районында туфрак эшкәртү 1210 га мәйданда башкарылган инде.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев