Районда юбилей медальләрен тапшыру башланды
Югары Ослан районында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 80 еллыгына багышланган чаралар башланды.
Истәлекле датаны бәйрәм итү кысаларында 46 ветеран “1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел” юбилей медальләренә лаек булачак. Бүләкләнүчеләр арасында - фронтовикларның тол хатыннары, тыл хезмәтчәннәре һәм язмышлары илебезнең героик тарихы белән тыгыз бәйләнгән сугыш балалары.
Мактаулы бүләкне беренче булып Татар Борнашы авылында яшәүче Нурсания Хисмәтулла кызы Гөбәева алды.
- Бүген бөек Ватаныбыз тарихының бу кыйммәтле битләрен киләчәк буыннар күңелендә саклап калу мөһим генә түгел, бәлки бик кирәкле безнең вазыйфабыз. Юбилей медальләрен тапшыру - ул безнең истәлегебез, үз җиренең һәм балаларының киләчәге өчен күп нәрсәләргә - яшьлекләрен, шатлыкларын, тынычлыкларын һәм хәтта гомерләрен корбан иткән кешеләр алдындагы бурычыбыз. Аларның фидакарьлегеннән безнең хәзерге дөньяның чын кыйммәте һәм тынычлыгы билгеләнә. Бу кешеләргә безнең рәхмәтебез чиксез булырга тиеш, - дип саный район башлыгы Евгений Варакин.
«1941-1945 еллардагы Бөек Ватан сугышында Җиңүгә 80 ел» медальләрен тапшыру апрель ахырына тәмамланыр дип планлаштырыла.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев