Районда язгы кыр эшләре уңышлы бара
Районның авыл хуҗалыгы оешмалары орлыкларны инкрустацияләүгә керештеләр.
Чөнки орлыкларны чәчүгә кадәр сыйфатлы итеп әзерләү авыл хуҗалыгы культураларының югары уңдырышлылыгына нигез сала, үсешнең иң башлангыч чорында орлыкларны фитопатоген организмнардан яклауны, үсемлекләрнең шытып чыгуын, үсүен һәм үсешен яхшыртуны тәэмин итә. Инкрустация – ул суда эрегән пленка ясаучы составта агулаучы матдә куллану юлы белән орлыкларны агулау ысулы. Орлыкларны эшкәртүнең бу ысулы эшнең санитария-гигиена шартларын яхшырта, авыл хуҗалыгы культураларының шытып чыгуын һәм уңышын арттыра.
Орлык әзерләүдән тыш, уңышны арттыруга җирне дөрес эшкәртү дә йогынты ясый. Ул туфракны кислород һәм башка туклыклы матдәләр белән баетуны, корткычлардан һәм чүп үләннәрдән саклауны һәм дымны нәтиҗәле тотуны тәэмин итә. Җирне чәчүгә әзерләү ысулын дөрес сайларга һәм сыйфатлы авыл хуҗалыгы техникасын кулланырга кирәк.
Бүгенге көнгә 530 га уҗымнар, 1961 га күпьеллык үләннәр һәм 8905 га туң җир тырмаланган. 5531 га мәйданда уҗым культураларын һәм күпьеллык үләннәрне тукландыру башкарылган.
Яңа сезонга вакытында һәм сыйфатлы әзерләнү - уңышлы нәтиҗәләрнең нигезе. Районның авыл хуҗалыгы оешмалары шулай ук бөртекле сабан культураларын чәчүгә керештеләр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев