Районда язгы кыр эшләре башланды
Югары Ослан муниципаль районы авыл хуҗалыгы оешмалары көзге культураларны тукландыруга керештеләр.
Көзге бодай өчен аграрийлар аммиак селитрасы һәм аның алмашлыкларын кертәләр. Азотлы минераль ашлама үсемлекләрнең үсүе һәм үсеше өчен бик нәтиҗәле.
Районда барлыгы 4155 га көзге культуралар чәчелгән, шулардан 3723 га бодай һәм 432 га арыш. Көзге культураларны тукландыру һәм сабан культураларын чәчү өчен Югары Ослан муниципаль районында авыл хуҗалыгы оешмалары һәм КФХлар тарафыннан 6189,58 тонна минераль ашлама кайтарылган, бу бер гектарга 79,4 кг тәшкил итә. Хуҗалыкларда бүгенге көндә минераль ашламалар кайтару дәвам итә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев