Районда һөнәри конкурс узды
«Салават күпере» балалар бакчасында рус телле тәрбиячеләрнең «Мин татарча сөйлим һәм эшлим – 2025» һөнәри осталыгы республика конкурсының муниципаль этабы узды.
Конкурсның төп максаты мәктәпкәчә белем бирү системасы педагогик хезмәткәрләренең хезмәт дәрәҗәсен күтәрү, иҗади инициативасын үстерү, һөнәри осталыгын арттыру. Шулай ук рус телле тәрбиячеләрнең татар телен, мәдәниятен, гореф-гадәтләрен үзләштерү сәләтен күрсәтү өчен шартлар тудыру һәм мәктәпкәчә белем бирү оешмалары педагогик хезмәткәрләренең һөнәри тәҗрибәсе белән уртаклашу иде.
Конкурста төрле балалар бакчаларыннан алты педагог-тәрбияче катнашты. «Каенкай” балалар бакчасын урта төркем тәрбиячесе Тимиряева Людмила Борисовна тәкъдим итте. Конкурс сынавында ул үзенең педагогик тәҗрибәсен, "Мин сине кызыклы уенга өйрәтермен" уенын һәм иҗади номерын күрсәтте. Катнашучылар шулай ук викторина сорауларына җавап бирделәр, сүзләрне һәм әйтелмәләрне рус теленнән татар теленә тәрҗемә иттеләр.
Конкурс нәтиҗәләре буенча Тимиряева Людмила Борисовна өченче урынны алды. Балалар бакчасы хезмәткәрләре һәм тәрбияләнүчеләре коллегаларын җиңү белән котлый һәм аңа киләчәктә дә иҗади уңышлар тели.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев