Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Районда гаилә иминлеге буенча профилактик рейд узды

16 нчы январь көнне Югары Ослан районының ведомствоара эш төркеме «сигнал картасы» буенча муниципалитет территориясендә яшәүче гаиләдә булды.

Чара профилактика системасы субъектларыннан килгән мәгълүматны тикшерүгә, шулай ук балигъ булмаганнарның яшәү шартларын бәяләүгә юнәлдерелгән иде.

Гаиләдә булу барышында белгечләр аның әгъзалары белән әңгәмә үткәрделәр, көнкүреш вәзгыятенең барлык шартларын ачыкладылар. Рейд вакытында янгын куркынычсызлыгына аерым игътибар бирелде: гадәттән тыш хәлләр министрлыгы вәкилләре автоном янгын хәбәрчеләренең булуын һәм төзеклеген тикшерделәр, шулай ук кирәк булган урыннарга яңа җайланмалар урнаштырдылар.

Рейд нәтиҗәләре буенча балалар өчен социаль куркыныч хәл тудыручы фактлар ачыкланмаган. Гаиләгә мөмкин булган социаль ярдәм алу һәм көнкүрештә куркынычсызлык чараларын үтәүнең мөһимлеге аңлатылган.

Мондый профилактик чаралар дәвам итәчәк. Аларның төп максаты - гадәттән тыш хәлләр килеп чыгуга юл куймау һәм мохтаҗ гаиләләргә вакытында ярдәм күрсәтү.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев