Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Районда чәчү кампаниясе яхшы күрсәткечләр белән тәмамланды

Районның авыл хуҗалыгы товар җитештерүчеләре сабан культураларын чәчүне төгәлләделәр. Чәчү мәйданнары 100 % ка чәчелгән.

Чәчү кампаниясенә йомгак ясап, шуны билгеләп үтәргә кирәк: бөртекле уҗымнар - 4153 га, бөртекле сабан һәм кузаклы бөртеклеләр - 6227 га, техник бөртеклеләр - 18866 га, терлек азыгы - 5329 га чәчелгән. Сабан культураларын чәчү быел һава шартлары начар булу сәбәпле озакка сузылды. Күпчелек хуҗалыкларда сыйфатлы техника һәм тәҗрибәле механизаторлар булу чәчү кампаниясен темпта уздырырга ярдәм итте.

Бүгенге көндә кырларда көзге бодай һәм сабан культураларын үсемлекләрне яклау чаралары белән эшкәртәләр. Бүгенге көндә һава торышы уңайлы, мул уңыш алырбыз, - дип ышаналар кыр хезмәтчәннәре. Бераздан авыл хуҗалыгы оешмалары яшел уракка – терлек азыгы әзерләүгә чыгачаклар.

Язгы кыр эшләренә йомгак ясаганда, яхшы күрсәткечләр белән аерылып торган механизаторларның хезмәтен билгеләп үтәргә кирәк:

 - Нуруллин Руслан Рафаэль улы - «Август Югары Ослан» ҖЧҖ

- Беляков Евгений Николаевич – “Коргуза” ҖЧҖ

- Коновалов Петр Петрович – “Заря” ҖЧҖ

- Савельев Михаил Олегович - «ВостокЗернопродукт» АҖ

- Гарифуллин Рашат Каһир улы - «Август Югары Ослан» ҖЧҖ

-Лавонин Александр Викторович – “ВостокЗернопродукт” АҖ

- Кульков Василий Юрьевич – “Заря" ҖЧҖ

- Гундоров Артемий Александрович - «Август Югары Ослан» ҖЧҖ

- Матвеев Иван Борисович - «Прокопьева А.И.» КФХ

-Костюнин Александр Григорьевич – “Коргуза" ҖЧҖ

- Кудрявцев Александр Геннадьевич – “Заря" ҖЧҖ

- Рожков Сергей Александрович – “Коргуза" ҖЧҖ

-Сибгатуллин Айдар Әнвәр улы - «Макыл» ТК

- Гомәров Нарис Әхәт улы – “Яратель " ҖЧҖ

-Елхин Евгений Александрович – “Коргуза" ҖЧҖ

Иң яхшы механизаторларны хөрмәтләү "Сабантуй" бәйрәмендә узачак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев