Районда “Без бергә” фестиваленең муниципаль этабы узды
Ел саен үткәрелә торган «Без бергә» балалар халык иҗаты фестивале Татарстан Республикасында яңадан старт алды.
Фестиваль өч этапта уздырыла:
- Беренче этап – муниципаль районнарда үткәрелә;
- Икенче этап – зона буенча ;
- Өченче этап – республика этабы.
Казан шәһәрендә фестиваль җиңүчеләрен бүләкләү тантанасы узачак.
Югары Ослан районында фестивальнең муниципаль этабы язгы каникул көннәрендә башланды.
Россия халыклары бердәмлеге елы кысаларында Октябрьский авылы мәдәният йортында «Без бергә" балалар халык иҗаты фестиваленең муниципаль этабы булып узды.
Мәдәният йорты район мәгариф бүлеге вәкилләрен, шулай ук Октябрьский, Матюшино, Шеланга урта мәктәпләренең укытучыларын һәм укучыларын каршы алды.
Яшь җырчылар, биючеләр һәм шигырь укучылар сәхнәдә үзләренең иҗади сәләтләрен күрсәттеләр, вокал, хореография, нәфис сүз, театр иҗаты кебек төрле номинацияләрдә ялкынлы чыгышлар әзерләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев