Районда авыл хуҗалыгының терлекчелек тармагы уңышлы эшләп килә
2025 елның 1 августына безнең районның авыл хуҗалыгы оешмаларында 7 мең 257 баш эре мөгезле терлек исәпләнә (2024 елга карата 106%), шулардан 2918 баш савым көтүе (93%), 11 баш ат, 711 баш сарык һәм 40 мең 704 баш кош-корт (бройлерлар-218%).
Кызганычка каршы, «КВ-Агро» АҖендә савым сыерлары саны 623 башка кимегән (63%), бу сөт җитештерү күрсәткечләренә йогынты ясаган.
Агымдагы елның 7 аенда авыл хуҗалыгы оешмаларында сөт җитештерү 8 мең 580 тонна тәшкил итте, бу узган елга караганда 872 тоннага кимрәк.
Сөт җитештерү буенча яхшы күрсәткечләргә «КОРГУЗА» ҖЧҖ һәм «Николаев С.А.» КФХ ия, аларда күрсәткечләр 124% һәм 120% тәшкил итә.
Сөт җитештерү «КВ-Агро» АҖендә - 1 мең 265 тоннага, «Заря» ҖЧҖендә - 196 тоннага кимегән.
Тулаем район буенча 1 сыердан 3982 кг сөт савып алынган. Иң күп продуктивлылыкка «КОРГУЗА» ҖЧҖ терлекчеләре ирешкән - 4772 кг, иң азы «Заря» ҖЧҖендә - 2345 кг.
Агымдагы чорда авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 1814 бозау алынган (2024 елга карата 86%). Иң яхшы күрсәткечләр «КОРГУЗА» ҖЧҖда - 158 %, тискәре күрсәткечләргә «КВ-Агро»да.
Агымдагы елның 7 аенда авыл хуҗалыгы оешмалары тарафыннан 896 тонна ит җитештерелгән (2024 елга карата 122%). Барлык оешмаларда да күрсәткечләр былтыргыдан югарырак. Шулай ук кошчылык тармагының уңай нәтиҗәсен билгеләп үтәргә кирәк, ул 307 тонна ит җитештергән – бу район тармагының 34% ы.
“КОРГУЗА" ҖЧҖ июнь аенда голштин токымыннан 100 баш нәселле тана сатып алган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев