Район Халыкара «Безнең тамырлар. Фольклор укыйбыз» акциясенә кушылды
Матюшино авыл китапханәсе башлангыч сыйныф укучылары өчен «Татар фольклоры битләре буенча” исемле фольклор-уен программасы оештырды.
Чарада катнашучылар татар халкының үткәненә, мәдәнияте һәм фольклоры тарихына сәяхәт ясый алдылар. Китапханәченең гореф-гадәтләр, халык авыз иҗаты, милли бәйрәмнәр турындагы мавыктыргыч хикәясе балаларга ата-бабаларыбызның мәдәниятен һәм яшәү рәвешен күрсәтте. Балалар бик теләп табышмакларны чиштеләр, тизәйткечләр әйттеләр, мәкальләрне дәвам иттеләр, «Камыр батыр», «Төлке һәм каз», «Ике кыз» татар халык әкиятләреннән өзекләр укыдылар.
Чара азагында барысы да бергәләп «Тубәтәй» һәм «Йөзек салу» уеннарын уйнадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев