Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Район үзәк китапханәсендә “Китапханә төне” акциясе узды

Акциянең темасы “Бергә укыйбыз” Россиядә педагог һәм остаз елын бәйрәм итүне исәпкә алып билгеләнде.

Очрашуда катнашучыларга бай программа тәкъдим ителде,алар  Югары Осланда яшәүче укытучылык стажы 470 елдан артык булган Хабибуллиннар-Фарукшиннар  династиясе белән очраштылар. Адлер Хәсән улы һәм Гөлсинә Әгъзәм кызы укытучы һөнәренә гасырлар буе тугрылыклы булуның серен ачтылар һәм яшьләргә аларның дәвамчылары булыр  өчен үз эшеңне ничек яратырга кирәклеген сөйләделәр. Кичәдә бу матур, тату гаиләгә рәхмәт сүзләре   укучыларының әти-әниләреннән һәм хезмәттәшләреннән яңгырады.

Кичә кунакларына интелектуаль “Акыл уены” –квест-уен тәкъдим ителде, анда алар мәктәп программасының төрле фәннәреннән белемнәрен кулландылар. “Мәгариф юлы” тематик күргәзмәсе Татарстан Республикасында халык мәгарифе үсешен һәм формалашу  тарихын, районның алдынгы педагогларын һәм укытучы һөнәренә багышланган сәнгать әсәрләрен күрсәтте.

Чара ахырында кунаклар кичәдән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар, мәктәп елларын һәм яраткан укытучыларын искә алдылар. “Китапханә төне” тагын бер тапкыр китап укучыларның тормышында матур, кызыклы вакыйгага әверелде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X