Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Район сәламәтлек саклау оешмаларында ремонт эшләре башланды

2024 елда да “Сәламәтлек саклау» милли проекты кысаларында дәвалау оешмаларында реконструкцияләү һәм ремонтлау буенча киң күләмле эш дәвам итә.

Бүгенге көндә Югары Ослан үзәк хастаханәсендә пациентларның дәвалану шартларын яхшырту өчен ремонт эшләре алып барыла. 

 Федераль бюджеттан Вахит авылы ФАПына капиталь ремонт ясау өчен 1 миллион сумнан артык, ә төбәк бюджетыннан - 110 миллион сумнан артык район хастаханәсенең стационары һәм кабул итү бүлмәләренә ремонт ясау өчен акча бүлеп бирелде.

Вахит ФАПында ремонт эшләре башланды. Әлеге сәламәтлек саклау оешмасы 187 кешегә хезмәт күрсәтә, шуларның 13 се балалар. Ә җәй көне биредә яшәүчеләр 1500 кешегә җитә, 3 торак пунктка - Вахит, Кече Гребени һәм Ташевка авыллары халкына хезмәт күрсәтә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев