Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Район мөселманнары махсус хәрби операциядә катнашучыларга үз куллары белән бәйләгән җылы әйберләр тапшырды

Кичә, 2 ноябрьдә, район үзәге мәчетендә «Кайсыңның кулы җылы» акциясе кысаларында махсус хәрби операциядә катнашучыларга бәйләнгән җылы оекбашлар һәм жилетлар тапшырылды.

Акциягә “Ак калфак” оешмасы ханымнары, Татар конгрессы вәкилләре, мәчеттә укучы ханымнар һәм барлык битараф булмаган район халкы кушылды.

Мәчеттә җыелган җылы әйберләрдән тыш, Макыл һәм Бакча Сарайда бәйләнгән эшләнмәләр дә китерелде. Район хатын-кызлары үз куллары белән һәр бәйләгән әйбергә үзләренең җылылыгын, назын һәм мәхәббәтен кертергә тырышкан, ә кайберләренә догалар һәм хатлар салганнар.

Тартмаларны тутырыр алдыннан район имам мөхтәсибе Гали хәзрәт Җиһаншин Изге Коръән аятьләрен укыды һәм барлык чарада катнашучылар

Ватанны саклауга чакырылган һәм үз теләкләре белән ирекле рәвештә киткән егетләр туган якларына исән-сау кайтсын өчен, дога кылдылар.

Акция кысаларында район халкы тарафыннан 125 пар җылы йон оекбаш, бәйләнгән жилетлар һәм шәхси гигиена әйберләре җыелды.

Җыелган җылы әйберләрне Гали хәзрәт бүген «Яшьләр (яшүсмерләр) клубы» базасында эшләүче хәрби хезмәткәрләргә һәм аларның гаиләләренә ярдәм күрсәтү буенча район штабына тапшырачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Благотворительная акция «Ярдәм янәшә! Помощь рядом!»