Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Район Мәдәният йортында ачык ишекләр көне узды

11 нче сентябрьдә Югары Ослан гимназиясенең беренче сыйныф укучылары район Мәдәният йортында булдылар.

Алар өчен Ачык ишекләр көне үткәрелде. Әлеге чара ярдәмендә балалар  шулай ук иҗади рольләрдә  үзләрен сынап карадылар: тавыш режиссеры белән бергә  яктылык һәм тавышны көйләргә, микрофон ярдәмендә тавышны ни дәрәҗәдә көчле була алуын белделәр. Сәхнәнең тылсымлы урын икәнен аңладылар, сәхнәдә чын артистлар кебек биеп дискотека оештырдылар.  Балалар бергәләп костюмнар саклана торган бүлмә белән танышып, киеп карап,үзләрен  сәхнә геройлары итеп хис иттеләр. Биредә балалар әкиятләрне һәм аларның төп геройларын бик яхшы белүләрен күрсәттеләр.

Балалар  ветераннарның “Волжанка”  халык хоры җитәкчесе белән музыка коралларында уйнап бергә барысына да билгеле булган “Песенка крокодила Гены”ны җырладылар. “Иделкәй” халык төркеме кабинетында балалар татар җырларын башкардылар, ә сүзләрен белмәгәннәр аларга кушылып биеделәр.   

Балалар барлык концертлар һәм спектакльләрнең, барлык иҗади чараларның методик кабинеттан башлануын, анда сценарияләр, репертуар төзелүен белделәр.  

Беренче сыйныф укучылары район мәдәният йорты каршындагы “Мәдәният диалогы” музеенда да булдылар, анда мәктәп кирәк-яраклары күргәзмәсе оештырылган.  Музей җитәкчесе Анжелика Решетова белән бергә балалар, әби-бабайларыбызның, әниләребезнең һәм әтиләребезнең ничек укулары белән таныштылар. Тәкъдим ителгән экспонатлар совет чоры укучыларының тормышы турында  күзаллау бирә. Беренче сыйныф укучыларында  алу һәм кушуга өйрәтүче әсбаплар аеруча зур кызыксыну уятты, алар зур кызыксыну белән каләм белән язарга тырышып карадылар  һәм  «счетлар, кара савыты, каләм» кебек сүзләр белән сүзлек запасын баеттылар.

Балалар район Мәдәният йорты җитәкчесе  кабинетында  булдылар, Лилия Галимуллина  аларга яхшы укуларын, белемгә омтылуларын теләде.  

Чараның программасы бик бай булды һәм ул балаларга бик ошады, алар монда еш килергә вәгъдә иттеләр. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев