Район балалар китапханәсендә Россия Дәүләт флагы көненә багышланган күргәзмә ачылды
Россия Федерациясенең Дәүләт флагы - дәүләтебезнең күпгасырлык тарихы булган иң мөһим дәүләт символларының берсе.
Аны күтәрү тантанасы һәрберебездә үз Ватаныбыз өчен горурлык хисе уята. Россия флагы астында бүген илебездә төрле халыклар һәм милләтләр вәкилләре берләшә.
Россия Федерациясе Дәүләт флагы көне уңаеннан, район балалар китапханәсендә «Россия флагы матур - ак, зәңгәр, кызыл төстә» дигән күргәзмә эшли башлады. Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар яшь укучыларны Россия тарихы һәм аның дәүләт символикасы - герб һәм әләм белән таныштыра, триколор төсләре нәрсәне аңлатуы һәм Россия Федерациясе флагы нинди очракларда күтәрелүе турында сөйли.
Күргәзмәдә тәкъдим ителгән китаплар яшь замана укучысына үз иле өчен горурлык хисе тәрбияләргә, аларда илебез һәм дөнья тарихына катнашы булу хисе уятырга тиеш.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев