Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Портфель, мәктәп формасын сатып алдыгызмы?

Әти-әниләргә киңәшләр

Ә укучының сәламәтлеге турында онытмадыгызмы? Бүгенге көннән мәктәп яшендәге балалар һәм аларның әти-әниләре өчен бик җаваплы чор башлана. Уку баланың бөтен көчен таләп итә һәм нәкъ менә шуңа күрә дә уку  вакытын уңайлы үткәрүгә без ярдәм итәргә тиеш.       Хастаханәнең  балалар бүлеге табибы Гөлнара Илфат кызы Сабитова билгеләп үткәнчә, уңышлы уку көненең нигезе өч гади ритуалда - иртәнге гимнастика, ярты стакан җылы су һәм, әлбәттә, тыгыз иртәнге аш. Аксымнарга, майларга һәм углеводларга бай иртәнге аш көч бирәчәк һәм дәрес вакытында баланың игътибарын тулысынча төшке аш тәнәфесенә кадәр сакларга мөмкин булачак. 

Моннан тыш, баланың аяк киеме дә, рюкзагы да уңайлы булырга тиеш! Аяк киеме җиңел, юка табанлы, һаваны яхшы йөртергә, аякларга сулыш алырга мөмкинлек бирү өчен, текстиль яки табигый күннән булуы мөһим. Рюкзак баланың тән массасының 15% ыннан артмаска тиеш. Әгәр бу авырлыкны арттырсаң, баланың гәүдә белән проблемалары башлана. Артык авыр рюкзак бил, таз, аяк буыннарына йөкләнеш бирәчәк.

"Баланың эмоциональ дәрәҗәсе бик мөһим. Аны яшьтәшләре белән курыкмыйча аралашырга, укытучыга сораулар бирергә һәм җаваплар  алырга, дәрес вакытында бәдрәфкә чыгарга сорарга, су эчәргә өйрәтегез . Шул ук вакытта укучы укытучы кисәтүләренә,  сорауларына, кире кагуларына адекват җавап бирә белергә тиеш”, - ди  Гөлнара Илфат кызы. 

Мәктәптә уку, бигрәк тә беренче сыйныф укучылары өчен, бу стресс, нәкъ менә шуңа күрә баланы мәктәпкә эмоциональ әзерләү бик мөһим. Карар кабул итү һәм алар өчен җаваплы булу сәләтен бары тик ата-аналар гына формалаштырачак. Моннан тыш, мәктәпкә барыр алдыннан   медицина тикшерүе узарга  һәм прививкалар календаре турында онытмаска кирәк. Алты яшьтән җиде яшькә кадәр балага кызамыкка (корь), кызылча (краснуха) һәм паротитка каршы ревакцинация ясарга, ә җиде яшьтә дифтерия һәм столбнякка каршы, шулай ук Манту пробасын үткәрергә кирәк.

Укудан соң тулысынча ял итү өчен баланың ятагы турында да   кайгыртырга кирәк - табиблар ортопедик мендәрләргә өстенлек бирергә киңәш итә. Алар муен  зонасында киеренкелекне бетерергә мөмкинлек бирә, бу ныклы һәм сәламәт йокы дигәнне аңлата.

Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев