Печищеда Корбан гаетен бәйрәм иттеләр
Халык мәдәнияте гореф-гадәтләрен яңарту максатыннан Печище авыл мәдәният йортында авыл халкы өчен Корбан бәйрәме үткәрелде. Корбан гаете кешеләрне берләштерергә юнәлдерелгән чара ул. Бу күп гасырлык тарихы һәм традицияләре булган якты һәм матур бәйрәм.
Олы бәйрәм белән җыелган кунакларны Печище авыл җирлеге башлыгы Валентин Журкин һәм Бөтендөнья татар конгрессының Югары Ослан районы бүлеге җитәкчесе Гөлгенә Дәүләтшина котлады.
Оештыручылар кунакларга Корбан гаете тарихын сөйләделәр. Бу бәйрәм барлык мөселманнар өчен дә бик әһәмиятле, чөнки ул шәфкать, игелек һәм үзара хөрмәт белән сугарылган. Бу көнне туганнарыңа һәм якыннарыңа бүләкләр бирү, шулай ук сый тулы өстәлләргә теләгән һәркемне чакырып, кунак итү гадәте бар. Шулай ук ярлыларны һәм мохтаҗ кешеләрне ашату зарур, ул сәдака дип кабул ителә.
Мәдәният йортында чын бәйрәм рухы хөкем сөрде. Чара дәвамында милли татар музыкасы яңгырады, бу бәйрәмгә үзенчәлекле төсмер өстәде. Бәйрәмне Печище төп гомуми белем бирү мәктәбенең мәктәп яны лагере балаларының шигырьләре бизәде, Солтан Коръән сүрәләрен укыды. Сүрәләрне укуны Зәйнәп Насыйбуллина дәвам итте.
Корбан гаете мул өстәлләр артында тәм-томнар белән чәй эчү, бәйрәм шурпасы, пылаудан авыз итү белән тәмамланды.
Бәйрәмнең иганәчеләре Таузих һәм Венера Гарифҗановлар.
Әлеге чара күп милләтләрнең бердәмлеген һәм туганлыгын ачык мисал итеп күрсәтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев