Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Печищеда фольклор һәм традицияләргә багышланган дәрес үткәрделәр

Печище авыл мәдәният йорты мөдире Галина Полякова Печище төп гомуми белем бирү мәктәбенең әдәбият укытучысы Гүзәл Зиннәтуллина белән бергә 6 класс укучылары өчен Татарстанда фольклор һәм гореф-гадәтләргә багышланган дәрес үткәрделәр. Әңгәмә «Фольклор нәрсә ул» дигән билгеләмәдән башланды.

Балалар белән бергә фольклор төшенчәсенә нинди жанрлар кергәнен искә төшерделәр. Традицияләргә бай рус һәм татар мәдәнияте турында сөйләштеләр. Буыннар дәвамчанлыгы ярдәме борынгы традицияләр һәм гореф-гадәтләр безнең көннәргә кадәр саклана, дип ассызыкладылар. Традицион бәйрәмнәр турында сүз алып бардылар. Балалар куелган сорауларга җавап бирделәр, авылда үткәрелә торган традицион бәйрәмнәрне искә төшерделәр. Авыл традицияләрен дәвам итүче «Калинушка» халык ансамбле турында фикер алыштылар.

Укучылар бик күп яңа, файдалы һәм кызыклы мәгълүмат белделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев