Печищеда балаларның хокуклары турында сөйләштеләр
Печище авылы мәдәният йорты мөдире, авыл мәктәбенең татар теле укытучысы Гүзәл Зиннәтуллина белән берлектә, 20 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Бөтендөнья бала хокуклары көненә багышланган «Балалар хокуклары» мәгълүмати сәгате үткәрде. Әлеге бәйрәмне 1954 елда Берләшкән Милләтләр Оешмасы (БМО) Генераль Ассамблеясе раслый.
Оештыручылар бу бәйрәм һәм бала хокуклары турында сөйләделәр. Балаларны уен-викторина формасында аларның хокуклары һәм бурычлары белән таныштырдылар. Бала хокуклары турында шигырьләр укыдылар. «Әкият геройларының хокукларын бозу турында» уен – викторина уздырдылар, анда катнашучылар торакның кагылгысызлыгына, тормышка, ирекле хезмәткә, ял итүгә, белем алуга һәм милеккә хокукларын тикшерделәр. Балаларның әкият геройлары үрнәгендә хокук бозуларны үзләре билгеләве бик күңелле булды.
Материалны беркетү өчен тематик "Дөресме, юкмы?", "Әйе, юк" уеннары үткәрделәр. «Зәңгәр күк» уенында балалар болыт, тыныч күк йөзе, салют булып уйнадылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев