Верхний Услон Новости

Газета "Волжская новь" - Верхнеуслонский район

16+
Югары Ослан. Татарча

Печищеда балалар уеннар белән эрудицияләрен үстерәләр

Печище авыл мәдәният йортында «Өстәл һәм спорт уеннары» тематик көне үткәрелде.

Чара барышында җәйне имин үткәрү, сәламәт яшәү рәвеше турында сөйләштеләр. Төрле темага табышмакларны чиштеләр. Катнашучыларга өстәл уеннары тәкъдим ителде. Балалар рәхәтләнеп шашка, өстәл хоккеен уйнадылар, пазллар җыйдылар. Өстәл уеннары - эрудицияне үстерү, сүзлек запасын тулыландыру, логик фикерләүне яхшырту, шулай ук күңелле ял итү өчен менә дигән ысул.

Саф һавада хәрәкәт активлыгы балаларга шатлык һәм сәламәтлеккә файда китерә. Шуңа күрә өстәл уеннарыннан соң балаларга саф һавада спорт уеннары уйнарга тәкъдим ителде. Хәрәкәтчән уеннар уйнап, балалар мөстәкыйльлек, җитезлек һәм осталык күрсәтә алалар. Кызлар рәхәтләнеп сикергечләрдә, ә малайлар дартс уенын уйнадылар. Көн балаларга бик күп шатлыклы мизгелләр китерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев