Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Печищеда әдәпле сүзләр иленә сәяхәт кылдылар

Печище авылы мәдәният йортында яшүсмерләр өчен әдәплелек дәресе үткәрелде.

Әдәплелек – узеңне яхшы тоту, һәркемгә кирәкле әдәп кагыйдәләрен үтәү. Балалар әдәплелек сүзенең борынгы «әдәп» сүзеннән килеп чыкканлыгын, гыйлемлелек, нәзакәтлелек дигәнне аңлатканлыгын, хәзерге «рәхмәт» сүзенең мәгънәсе үзгәргәнен белделәр. «Аллаһ сакласын сезне " дигән сүз урынына без: «рәхмәт - сезгә», - дибез.

Балалар шулай ук бер-берсенә кул кысышып исәнләшүне, шулай ук гасырлар төпкеленнән безгә килүен белделәр, кешеләр кулларын сузып, үзләренең кораллары юклыгын, тынычлык белән килгәннәрен күрсәткәннәр. Хәзер дә күрешкәндә кул кысышу ир-атларның бер-берсен сәламләүнең формасы булып тора.

Чарада бәйрәмнәр турында да сөйләшенде: нинди бәйрәмнәр кайда һәм ничек билгеләп үтелә, ни өчен кайберләре халыкара санала. Балалар якыннарын ничек котлаулары, нинди матур сүзләр сөйләүләре турында фикер алыштылар.

Барысы бергә әдәпле сүзләрне искә төшерделәр, аннары әдәплелек турындагы табышмакларны чиштеләр, мәктәп тормышындагы очракларны анализладылар һәм алардан әдәпле сүзләр кулланып дөрес чыгарга өйрәнделәр. «Сүзне әйтеп бетер», «Игътибарлы бул», «Тылсымлы агач» кебек уеннарда рәхәтләнеп уйнадылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев