Печище балалары сәламәтлек формуласын төзеделәр
Печище авылы мәдәният йортында балалар өчен спорт-уен программасы үтте.
Чараның максаты - сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау, балаларны физик культура һәм спорт белән шөгыльләнүгә җәлеп итү.
Балалар белән сәламәтлек турында, һәр кеше – үз сәламәтлеген үзе булдыручы, шуңа күрә кечкенәдән үк физкультура белән шөгыльләнергә, чыныгырга һәм шәхси гигиена кагыйдәләрен үтәргә кирәклеге турында сөйләштеләр.
Аннары сүз уеннары, сорау-җавап минутлары үткәрделәр, сәламәтлек һәм спорт турында табышмакларга җаваплар таптылар.
Чара бик күп күңелле уеннар белән тулы спорт программасы белән дәвам итте һәм аларда балалар актив катнаштылар.
Программа балаларның хәрәкәт активлыгы, көлү, шатлык һәм күңеллелек белән баетылган иде.
Укучылар бу вакытны яшьтәшләре белән бик кызыклы итеп үткәрделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев