Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Өстәмә белем бирү үзәгендә "Күмер белән рәсем ясау" остаханәсе узды

Остаханәгә балалар гына түгел, аларның әниләре, әбиләре дә килгән иде.

Язгы каникул көннәрендә үзәк педагоглары югары осланлылар өчен берничә мастер-класс үткәрделәр. Күмер белән  рәсем  ясау буенча остаханә аеруча популяр булды.

Өстәмә белем бирү педагогы Рәзилә Яковлева балаларга һәм олыларга башта учреждениенең эшчәнлеге турында сөйләде, соңыннан кәгазьдә күмер белән рәсем ясау нигезләре белән таныштырды. Остаханәнең төп кагыйдәләрнен тыңлап, барысы да эшкә кереште.

Бер сәгать  эштән соң  балалар һәм олылар үзләренең сәнгать әсәрләреннән ләззәтләнделәр һәм педагогка рәхмәтләрен белдерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

3

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Мастер-классы центр дополнительного образования