Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Өстәл әзерләп - кунакларны каршы алабыз

Этикет балаларны тәрбияләүдә зур роль уйный.

Балачактан тәрбиягә алган кагыйдәләр ярдәмендә алар әдәпле булып үсә, һәм теге яки бу хәлгә очраганда үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлыйлар. Ашау вакытында өстәл янында дөрес һәм матур итеп утыра белү, аш приборларыннан һәм савыт-сабалардан файдалана белү, ашау-эчү тәртибен дөрес куллана белү бик мөһим. Соңгы вакытта балалар яшьтәшләре, олы кешеләр белән күп аралашканын, әти-әниләре белән сәяхәт итүләрен, төрле җирләрдә булуларын исәпкә алсак, димәк, алар өйдән читтә дә тукланалар. Өйдә, гаилә даирәсендә дә чәнечке, пычак белән эш итә, тастымал белән дөрес файдалана белү артык түгел. Әгәр бу юнәлештә тәрбия эше даими рәвештә уен формасында алып барылса, балага кирәкле һәм файдалы кагыйдәләрне истә калдыру җиңелрәк булачак. 

Шул максат белән Вахит мәдәният йорты мөдире Гөлназ Фәттахова “Өстәл әзерләп - кунакларны каршы алабыз” темасына әңгәмә үткәрде. Балалар, матур савыт-сабалардан файдаланып, өстәлләрне матур итеп бизәргә тырыштылар, өстәл бизәү эстетикасына аеруча игътибар иттеләр.

Шулай ук Гөлназ Фәттахова тәрбиянең сәнгати чаралары турында да онытмады: балалар белән шигырьләр, мәкальләр, әйтемнәр кулланып, өстәл артында үз-үзеңне тоту кагыйдәләрен кабатладылар. Балалар “Өстәл сервировкасы төрләре” дигән презентация карадылар, “Этикет кагыйдәләре” викторинасы сорауларына җаваплар бирделәр. Материалны беркеткәндә, балалар өстәлне сервировкалауның гади күнекмәләрен: эскәтер, приборлар һәм тастымаллар сайлау, чәй эчү тантанасына сервизлар урнаштыру үзенчәлекләрен өйрәнделәр. Нәтиҗәдә, балалар өстәлнең матур сервировкасы - туклану культурасының берсе, дигән нәтиҗәгә килделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев