Осланлыларны чисталык марафонына чакыралар
Югары Осланда 2025 елның 26 июлендә «Чисталык марафоны» квест-уен форматында экологик өмә узачак.
Өмә 09:00 дә башлана һәм 12:00 гә кадәр дәвам итә. Катнашучылар торган җирләренең чисталыгына үз өлешләрен кертә һәм мавыктыргыч уенда катнаша алачак. Өмәдә катнашучылар чүп-чарны фракцияләр буенча җыячак һәм баллар эшләячәк.
Һәр командага калдыкларны җыярга һәм аларны җыю нокталарына тапшырып,баллар алырга кирәк булачак. Чара ахырында иң күп балл җыйган биш команда бүләкләнәчәк.
Исегезгә төшерәбез, катнашу өчен онлайн-теркәлү clck.ru/3NDTmR. узарга кирәк. Теләге булган һәркем өмә көнендә урында да теркәлә ала. Авылыбызда чисталык һәм тәртип өчен көрәштә безгә кушылыгыз!
Чара Республика проекты һәм «Татарстанда җәй» программасы кысаларында узачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев