Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Өлкәннәрне хөрмәтләү декадасы дәвам итә

Макыл авылында өлкәннәр көненә багышланган ял кичәсе узды.

Октябрь башында Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтү күркәм традициягә әверелде. Бу үзенчәлекле бәйрәм - өлкән буынны хөрмәт итү көне. Без аларның намуслы хезмәтләре, гаять зур тормыш тәҗрибәләре, игелекләре һәм зирәклекләре өчен җылы рәхмәт сүзләре әйтәбез.

Макыл китапханәләре мөдирләре «Аралашу» клубы әгъзаларын өлкәннәр декадасына багышланган ял кичәсенә чакырдылар.

Очрашу барышында кунаклар үзләренең хезмәт эшчәнлеге турында истәлекләре белән уртаклаштылар, хәзерге вакытта үзләренең мавыгулары турында сөйләделәр, көзге викторинада катнаштылар. «Моң яшәгән җирдә» күргәзмәсе белән танышкач, катнашучылар, совет чоры җырларын җырлап, яшьлек җырларын искә төшерделәр, «Совет музыкасы» квизында катнаштылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев