Өлкәннәр интернат-йортында Россия гербы тарихы белән таныштылар
Мәгълүмат сәгате Югары Ослан өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Россия гербы көненә багышланган иде.
Хезмәт буенча инструктор Светлана Лазуркевич беренче эш итеп интернат радиосы аша социаль хезмәтләр алучыларга әлеге Дәүләт символының тарихы турында сөйләде. Яшәүчеләрдә 1497 елда барлыкка килгән гербның шул вакыттан бирле үзгәрмәгән булуы кызыксыну уятты.
Алга таба алар үз белемнәрен ныгытып, дәүләт атрибутын буядылар. Ахырда горурланып үзләре ясаган рәсемнәре белән фотога төштеләр.
Светлана Лазуркевич сүзләренчә, мондый чаралар социаль хезмәтләр алучыларга яңа белемнәр алырга ярдәм итә, үз Ватаннарына карата горурлык һәм мәхәббәт, Россия символларына хөрмәт тәрбияли.
Шуңа күрә интернатта илебез тарихы белән бәйле бер генә мөһим датаны да ихтибарсыз калдырмыйлар, моның өчен төрле кызыклы эш формаларын кулланалар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев