Өлкәннәр һәм инвалидлар интернат-йортында Корбан бәйрәмен билгеләп үттеләр
Иртәдән үк интернат радиосы аша социаль хезмәт алучыларны әлеге бәйрәм белән котладылар.
Аннары социаль тернәкләндерү буенча белгеч Татьяна Стригачева яшәүчеләрне фойега тематик әңгәмәгә җыйды. Ул биредә яшәүчеләргә бәйрәмнең тарихы, традицияләре турында сөйләде. Социаль хезмәт алучылар үзләре дә Корбан бәйрәме турында телевизион тапшырулардан, мәктәпләрдә, укытучыларының сөйләгәннәрен искә төшереп, белгәннәре белән уртаклаштылар.
"Мондый изге бәйрәмнәр барыбызга да бердәмлекне тоярга мөмкинлек бирә, - ди Татьяна Стригачева. Библио - һәм ретротерапия элементлары булган мондый тематик чаралар безнең укучыларыбызга уңай йогынты ясый: алар тынычлана, уңай аралашырга өйрәнә, яңалыкларны белергә омтыла, үзләрен күрсәтергә мөмкинлек ала. Шуңа күрә без аларны эшебездә даими рәвештә кулланабыз".
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев