Октябрьский мәктәбендә Ватан Геройлары көне узды
Ватан Геройлары көне алдыннан Октябрьский урта гомуми белем бирү мәктәбендә ветераннар советы рәисе Римма Сергевна Троицкая һәм сугышчы-интернационалист, хәрби, хәзерге вакытта пенсионер Евгений Васильевич Алексеев белән очрашу узды.
"Хәтер вөҗданы" район эзләнү отряды һәм «Хәтер музее» җитәкчесе Римма Сергеевна укучыларны Ватан Геройлары, якташларыбыз, райондашларыбыз турында мәгълүмат белән таныштырды. Римма Сергеевна балаларга «Сугышчан туганлык» эзләү отрядындагы эшчәнлеге турында сөйләде. Римма Троицкая Югары Ослан яшүсмерләре белән сугыш булган төбәкләргә чыгып, Ватаныбызны саклап, сугыш кырларында ятып калган солдатларны эзли.
Укучылар алдында Әфган сугышы ветераны Евгений Алексеев чыгыш ясады. Ул Әфган сугышының фаҗигале көннәрен, шул сугышта һәлак булган якташларын искә төшерде, яшь буынны үз Ватанын яратырга һәм аны лаеклы яклаучы булырга чакырды.
Чара кунаклары белән очрашу күңелле һәм җылы атмосферада узды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев