Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
2024 - год Семьи
Югары Ослан. Татарча

Октябрьский мәктәбендә террорчылыкка каршы профилактик әңгәмә үтте

Иҗтимагый урыннарда террорчылыкка каршы өстәмә чаралар кысаларында, Октябрьский урта гомуми белем бирү мәктәбендә класс сәгатьләре үткәрелде.

Әңгәмәләр барышында сыйныф җитәкчеләре укучыларга кешеләр тупланган урыннарда, интернетта һәм социаль челтәрләрдә таныш булмаган кешеләр белән аралашканда үз-үзләрен тоту кагыйдәләре турында искәртте. Балалар мәктәптә теракт вакытында ничек тотарга икәнлеге турында белешмә һәм аңлатмалар алдылар: 

  • Теләсә кайсы гадәттән тыш хәл вакытында укытучыны тыңлау мәҗбүри.
  • Сыйныф бүлмәләрендә эчтән бикләнергә, парта асларына яшеренергә һәм ярдәм көтәргә.
  • Телефоннарны сүндерергә.
  • Кычкырмаска, еламаска һәм әгәрдә алар сыйныфка үтеп кергән булса, террорчыларның ачуын чыгармаска һәм кичекмәстән азат итүне таләп итмәскә.
  • Беркая да йөгермәскә! Идәнгә, парта астына ятарга мөмкин.
  • Штурм вакытында яктылы-тавышлы гранаталар кулланырга мөмкиннәр. Бу очракта идәнгә егылыгыз, күзләрегезне йомыгыз, кулларыгыз белән башыгызны каплагыз һәм ярдәм көтегез.

Игътибарлы булыгыз! Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

               


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев