Волжская новь

с. Верхний Услон

18+
Югары Ослан. Татарча

Октябрьский мәктәбе балалары тантаналы митингта катнашты

9 Май - безнең горурлыгыбызны, бөеклегебезне, батырлыгыбызны һәм кыюлыгыбызны исбатлаган көн. Безгә тынычлык, яз, тормыш бүләк итүчеләр алдында мәңгелек бурычлы.

80 ел элек авыр, фаҗигале һәм онытылмаслык Бөек Ватан сугышының соңгы атышлары яңгыраган, әмма кешелекнең йөрәкләрендә яралар төзәлми. Бөек Җиңүнең тантаналы бәйрәм көннәрендә дә без шул кырыс елларга, шул каһарман көннәргә кабаттан уйларыбыз белән әйләнеп кайтабыз.

Октябрьский урта гомуми белем бирү мәктәбе укучылары һәм укытучылары Бөек Ватан сугышы елларында һәлак булган якташларыбыз һәйкәле янына Яңа Болгар авылы һәм Октябрьский бистәсе халкы Җиңү көненә багышланган тантаналы митингка җыелдылар .

Чарада катнашучыларга сәламләү сүзләре белән Октябрьский авыл җирлеге башлыгы Азизов Шамил Рәмис улы, бистәнең мактаулы кешеләре мөрәҗәгать итте.

Митинг барышында сугыш еллары вакыйгалары кыскача ачылды. Бөек Җиңүгә нинди тырышлык белән ирешелгәнен, тыл хезмәтчәннәренең бөек роле, сугыш балаларының язмышы турында да искә төшерделәр. Җиңү хакына үз гомерләрен биргәннәрне искә алдылар. Укучылар татар һәм рус телләрендә шигырьләр укыдылар, җырлар җырладылар. Башлангыч сыйныф кызлары «Катюша» биюен башкардылар.

Һәлак булганнар хөрмәтенә бер минут тынлык игълан ителде, һәйкәлгә тере чәчәкләр салынды.

Митинг азагында катнашучылар бергәләп «Җиңү көне» җырын башкарды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев