Октябрьский бистәсендә сәламәтлек дәресе узды
Язның кояшлы җылы көннәре килеп җитте, күңел табигатькә, урманга тартыла. Кызганычка каршы, язын табигать белән бергә авыр, ә кайчагында үлемгә китерүче авыруларны таратучылар да уяна. Кечкенә һәм тыштан зыянсыз күренгән талпан куркыныч авыру - вируслы талпан энцефалиты китереп чыгарырга мөмкин.
Балаларның талпаннар турындагы белемнәрен арттыру максатында һәм "Имин балачак" проекты кысаларында Октябрьский авылы мәдәният йортында сәламәтлек турында "Сак булыгыз, талпан!" чарасы узды.
Клуб хезмәткәрләре балаларга талпан энцефалиты кебек куркыныч авыру турында сөйләделәр, йоктыру ысуллары һәм шартлары, талпан тешләгәндә беренче ярдәм күрсәтү турында аңлаттылар.

Очрашу азагында катнашучылар тәндә талпан табылса, ничек эш итәргә кирәклеге турында белделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен
Нет комментариев