Волжская новь

с. Верхний Услон

16+
Югары Ослан. Татарча

Октябрьский бистәсендә Кырым тарихы белән таныштылар

18 мартта кырымлылар тарихи вакыйга - Кырымның Россия составына кайту датасын билгеләп үтәләр. Кырым ярымутравының барлык халкы өчен бу вакыйга аларның тормышында кискен борылыш булды. 2014 елның 18 мартында Кремльнең Георгий сараенда Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин Кырым һәм Севастопольне Россия Федерациясе составына кабул итү турындагы килешүгә кул куйды. Кырым һәм Россия яңадан мәңгегә кушылды.

Бу көнне Октябрьский авылы мәдәният йортында «Кырым - минем Россиямнең бер өлеше» дигән патриотик сәгать булып узды. Клуб хезмәткәрләре балалар өчен Кырым тарихы, республика тарихындагы мөһим вакыйгалар, ярымутрауның Россия өчен әһәмияте, аның географик урыны турында мавыктыргыч хикәя әзерләде. Әңгәмә барышында балалар Кырымның танылган истәлекле урыннары турында белделәр. Очрашу азагында мәдәният йорты мөдире Лидия Огурцованың "Добрый Крым" шигырен укыды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Читай «Волжскую новь» в Телеграм, Вконтакте, Одноклассники, Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев